Күңелле вакыйга.
Шушмабаш авылында истәлекле вакыйга булды. 50 ел бергә яшәгән парлар Гөлшат белән Александр Гусевлар һәм Гөлсинә белән Нуретдин Гыйльмиҗановларны сайлау участогында юбилейлары белән котладылар.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова катнашты һәм юбилярларга матур теләкләр юллады. Без дә котлауларга кушылабыз. Исән-сау яшәргә язсын!
Нет комментариев