erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада техник карау пунктын ник яптылар?

Машина хуҗалары чит районга барырга мәҗбүр. Җайлы иде, Арчада гына иде. Халык турында кайгырту шушы буламы?!

“Арчага машинаны алып килдек, – дип яза машинага техник карау үткәрергә тилмереп йөрүче Илсөя (хат ахырында үзен шулай дип куйган). – Техник карауның срогы бетеп килә иде. Барсак, шаккатып карап тордык. Ябылган икән ич техник карау пункты! Арчадагы халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар берсе артыннан берсе ябылып тора. Шундый зур Арча шәһәрендә “техосмотр пункты” да калмасын әле! Балтачка барыгыз, диделәр. Арчадагысын нәрсәгә яптылар икән? Газетада да язылмады “ябылды” дип. Шушы сорауга җавап бирегез әле, зинһар өчен”.

Президент В.Путин җиңел машиналар һәм мотоцикллар өчен мәҗбүри техник карауны бетерү турындагы законга кул куйды (2021 ел, 30 декабрь). Күп кенә пунктларның ябылуын шуның белән дә аңлатучылар бар. Бу пункт хуҗаларын бөлдерергә, кыен хәлгә куярга мөмкин. Әмма монда җиңел машиналарга техник карауны үткәрү-үткәрмәүнең үзенең нечкәлекләре бар. Шәхси машина яки мотоцикл хуҗасы, мәҗбүри булмаса да, тели икән – машинасына техник карау үткәрә. Машина хуҗалары фикерләре белән дә кызыксындык. “Мин срогы җиткәч, машинага техник карау үткәрәм. Нәрсә булмас!” – диде күбесе.

Без бу турыда Арчадагы техник карау пунктында 6 ел эшләгән Азат Рәхимҗанов белән сөйләштек. “Хәзер яңа закон буенча җиңел машиналарга техник карау мәҗбүри булмаса да, 4 еллык машиналарга аны үтәргә кирәк, – дип сөйләде ул. –  Шулай ук машинаны иминиятләгәндә диагностика картасы кирәк булмаса да, машина юл һәлакәтенә очраган очракта  диагностика картасын сораячаклар. Әнә шундый катлаулыклары да бар әле аның. Дөрестән дә, Арчада техник карау пункты ябылды. Сез бу турыда Казандагы оешма “Таттехконтроль” компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшә аласыз. 2012 елдан башлап моңарчы ЮХИДИ шөгыльләнгән транспорт чараларына техник карауны үткәрү коммерция оешмаларына бирелде. Узган ел техник карау пунктларына яңа таләпләр кертелде. Бина җиңел машиналар гына түгел, зур йөк машиналары, автобуслар да керә алырлык зурлыкта булырга тиеш. Машина бер баштан керә, икенче баштан чыгып китә. Шул ук вакытта фототеркәү бара. Диагностика картасы карау нәтиҗәләре һәм фотолар белән Эчке эшләр министрлыгының махсус базасына җибәрелә. Безнең Арчада мөмкинлекләр чикле шул. Зур машиналарны без ишегалдында карадык. Ә хәзер моңа рөхсәт юк. Ә үзгәртеп кору зур чыгымнар сорый. Арчаларга күрше районга йөрү кыен булачак инде...”

 Казандагы “Таттехконтроль” компаниясенең техник карауны үткәрү буенча җаваплы җитәкчесе Андрей Савин безнең сорауга:  “Арчадагы техник карау пункты бинасы тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнлектән ябылды. Районыгызда техник карау пунктын шәхси эшмәкәрләр дә ача ала”, – дип җавап бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Техник  карау объектының  тиешле таләпләргә җавап бирү-бирмәвен Россиянең автомобильләрне иминиятләүчеләр берләшмәсе (РСА) тикшерә һәм раслый. “Берләшмәнең төп оешмасы Мәскәүдә, хәтта Мәскәүдән кайтып, бездәге шартларны  карадылар”, – диде Азат Рәхимҗанов. Техник хезмәт күрсәтү бинасының зурлыгы, капкаларының биеклеге, киңлеге, бинаның эчке торышы, техник базасы һ.б. билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиеш. Лицензия алып, техник карау эше белән шәхси фирмалар шөгыльләнә. Бәлки Арчада андый тәвәккәлләр табылыр?! Автобизнесны җәелдерү өчен менә дигән мөмкинлек түгелме?! Әллә...  

Күрше Балтачларның да хәлен белдек. Техник карау пунктында эшләүче эксперттан: “Сезнең пункт Арчаныкыннан нәрсәсе белән яхшырак? Нишләп сезнекен япмадылар?” – дип турыдан-туры сорадык. “Безнең пункт зуррак”, – диде Балтач эксперты Нияз.

Әле ел башы гына. Күпләр Арчада техник карау пункты ябылганын аңышып та җитми. Чөнки әле үз башына төшмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X