Эчкәнсең икән - юлга чыкма.
Ялларда Арчада «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Бу юлы яңадан алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан транспорт белән идарә итүчеләрне барлаячаклар. “Шулай ук машина йөртү хокукы биргән таныклыгы булмаган яки аны алдырганнар да игътибар үзәгендә булачак”, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Ришат Хуҗин.
Нет комментариев