erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада узган Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында Мәдәният министры да катнашты

77нче Җиңү язын каршы алган көндә районыбызда тантаналы төстә митинг-парад узды

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары белән башланып киткән кечкенә парад әдәби-музыкаль мәйданчыкларлардагы чыгышлар белән дәвам итте. Чыгышларны районыбыз җитәкчеләре генә түгел башкаладан кайткан хөрмәтле кунак ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова да зур соклану белән карады. Министр үзе дә  "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, арчалар белән бергә урам буйлап узды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Бөек Җиңү - халкыбызның каһарманлыгы күрсәткече, аның явызлыктан өстен чыгуына ачык бер мисал. Сугыш еллары күпләрнең күңеленә уелды. Татарстаннан фронтка киткән 700меңнән артык кеше кулына корал тотып сугышты. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Батырларыбызга, илгә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз алдында рәхмәтлебез, алар һәрвакыт безнең күңелдә", - дип, президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен дә җиткерде ул. 

Митинг ахырында районыбыз башлыгы Илшат Нуриев белән берлектә Ирада Әюпова Батырлар аллеясында урнашкан мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X