erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада узган шашка-шахмат ярышында ун команда көч сынашты

Арча Мәдәният йорты фойесында район оешмалары арасында (команда составында 16 яшьтән өлкәнрәк 2 кеше) интеллектуаль шашка, шахмат уеннары буенча ике төрле (двоеборье) ярышлар узды. Район кубогына оештырылган ярышларда 10 команда катнашып, көч сынашты.

 

Катнашучылар арасында гүзәл затлар да читтә калмаган. Мөгаен, зиһенне арттыручы әлеге төр уенны кечкенәдән үз итәләрдер, дип уйлап, берсенә сүз каттым. Дөрес уйланылган икән, Сеҗе мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Әхәтова, чыннан да яшьтән шашка, шахмат уйнау остасы булган. Әлеге ярышка ул район мәдәният йорты җитәкчелеге тәкъдиме белән килгән. “Әтием Фирдәвес шахмат уйнау остасы иде. Шашка, шахмат уеннары без үскәндә бик популяр иде. Үзбәк Яхин ул елларда ярышларны да еш оештырды, авылда күп кеше шахмат уйный иде. Мәктәптән соң минем мондый зур ярышларда беренче катнашуым. Ярышка берничә көн алдан әзерләнеп, өйдә иптәшем белән бергәләп уйнадык”, —ди ул.

Районда узган шашка-шахмат ярышын гел көтеп алучылар да бар. Мәсәлән, Кыснадан Мәһеди абый белән улы Зөлфәт Фәйзрахмановлар гел катнаша. Ярышларны оештыручы Сөләйман Галиуллиннан Мәһеди абый адресына мактау сүзләрен берничә тапкыр ишеткән бар. Алар икесе дә бу ярышларда Арча юл идарәсе командасы булып көч сынашты. Мәһеди абыйның шахматка мәхәббәте кечкенәдән килә икән. Балаларына да әлегеүзе хикмәтле, зиһенне арттыра торган уенны өйрәтеп, аңа мәхәҗҗәт тәрбияләп үстергән. Зөлфәткә беренче уңышы Ашытбаш мәктәбендә укыганда елмая: 5 нче сыйныфта укыганда район күләмендә 2 урын ала ул. Ә Мәһеди абый 1984 елда Кыснада узган ярышта 1 урын алган булган. “Әти гомере буе хисапчы булып эшләде. Бәлки зиһен ягы аңардан күчкәндер. Тормыш иптәшем Кыснада башлангычларны укыта, ул да балаларны уйнарга өйрәтә. Кызым Зөһрә дә уйный. 4 яшьлек онык та инде шахмат уйныйм дип йөри”, — дип сөйләде ул. Димәк, Фәйзрахмановларга гаиләсенә “Шахмат җене кагылган” дигән нәтиҗә ясарга була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтиле-уллы гаилә белән генә түгел, кодалар да көч сынашты ярышта. Икесе бер командада, әлбәттә. Шулай да дус, тату булып, “Игенче” ширкәте командасын тиешле югарылыкта тотып, 2 урынга лаек булды Габделнәфыйк Фәттахов белән Мидехәт Гайнетдинов. Алар инде район күләмендә билгеле, тәҗрибәле осталар.

 Гомумән, ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, 1 урынга Арча районының шашка-шахмат федерациясе командасы лаек булды. Команда составында уйнаган федерация рәисе Марсель Хәлилов белән Рамил Арсланов 29 очко җыюга иреште. 2 урында, алда әйтелгәнчә, “Игенче” ширкәте командасы, 3 урында Яңа Кенәр балалар иҗат йорты шахматчылары Сөләйман Галиуллин һәм Таһир Сәмигуллин. Җиңүчеләргә күчмә кубок, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Шашка-шахмат уенын үз итүчеләр гел ярыш кына көтеп яши алар. Инде бу ярыштан таралышканда ук оештыручы Сөләйман Галиуллиннан, киләсе ярышларның кайчан булачагы турында сорашучылар булды. Ә киләселәренә әзерләнергә әле вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X