erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшьләр үзәге ачылыр дип көтелә

Финанс мәсьәләсе хәл ителсә.

Бер ай элек районның Яшьләр парламенты рәисе итеп Артем Лесенконың билгеләнүе турында хәбәр иткән идек. Бүген яшь җитәкченең яңа җиңүләре белән уртаклашабыз.

2 декабрь көнне, һәр елны узучы “Молодой законотворец” иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында, алдынгы яшьләр эшләрен тәкъдим итте. Республиканың 32 районыннан катнашкан Яшьләр парламенты әгъзалары үзләренең закон чыгару башлангычлары белән чыгыш ясады. Бәйгедә катнашкан 92 проектта халыкны социаль яклау, әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләре, спорт тормышы, авылда яшьләр сәясәтен үстерү һәм башка актуаль сораулар күтәрелгән иде.

Катнашучыларның хезмәтләре Дәүләт Советының Хокук идарәсе һәм Татарстан Юристлары ассоциациясе белән берлектә эшләнде, аннары депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре алдында турыдан-туры якланды. Арча район Советы Яшьләр парламенты рәисе Артем Лесенконың җиңүчеләр арасында булуы – районыбыз өчен горурланырлык нәтиҗә.

Артем Лесенко тарафыннан форумга республика Министрлар Кабинетының аз керемле гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле булган карарына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты тәкъдим ителгән иде. Үзгәреш дәүләт белән гариза бирүче арасындагы социаль контрактның бер пунктына кертелде. Куелган максатлары, башкарылган хезмәте турында тулырак белер өчен аның үзе белән сөйләштек. 

– Артем Петрович, сезгә җиңү китергән проект нидән гыйбарәт?

– Без тәкъдим иткән закон проекты аз керемле гаиләләргә кагылышлы. Россиядә иң киң таралган күңелсез хәл – торак йортларда килеп чыккан янгыннар. Күзәтүләрдән күренгәнчә, 2019 елда аларның саны 471537 җиткән. Алдагы еллар белән чагыштырганда, янгыннар саны 257 процентка арткан. Күпчелек очракта әлеге янгыннар аз керемле гаиләләрдә була.

Республикада ел саен, ТР Министрлар Кабинетының 2014 елгы 635нче карары нигезендә, аз керемлеләр белән социаль контракт төзелә һәм шуның нигезендә субсидия бирелә. Әмма социаль контрактларда мондый гаиләләрнең йортларын, фатирларын иминиятләштерү мәсьәләсе каралмаган.

Без  бу карарга субсидия белән бергә алар яшәгән торакны да иминиятләүне күз алдында тоткан  төзәтмәләр кертүне тәкъдим иттек. Безнең тәкъдим кабул ителгән очракта, аз керемле гаиләләргә субсидия белән бергә яшәү урыннарын иминиятләштерү өчен дә акча биреләчәк. Әлеге проект уңышлы дип табылды һәм җиңү алып килде. Киләсе елларда бу үзгәреш кертелер дип өмет итәбез.

– Яшьләр парламенты рәисе буларак, райондагы яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

– Бүген яшьләр өчен мөмкинлекләр бик күп. Мин аларны активрак булырга чакырам. Әйе, безнең районда нефть тә, файдалы казылмалар да юк, ләкин бездә җиңүләр яулаган халык һәм тарих бар. Яшьләр өчен грантлар һәм проектлар эшләнеп тора. Кайбер бәйгеләрдә 7 яшьлек балалар да катнаша ала. Проектлар язганда ниндидер ярдәм кирәк икән, безгә, яшьләр парламентына, мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

– Киләчәктә яшьләр өчен районда нәрсәләр эшләнер дип планлаштырыла?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Киләсе елларда Арчада “Алгарыш” дип аталган Яшьләр үзәге ачылыр дип көтелә. Аның кайсы бинада буласы инде билгеле. Планнарыбыз да зурдан. Тик барысы да финанс мәсьәләсенә төртелеп кала. Әлеге мәсьәләне дә хәл итә алсак, районда яшьләр тормышының тагын да үсеш алачагына шигем юк. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X