Бүген Арча районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.
Иртәдән редакциягә район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов шалтыратып сөенечле хәбәр җиткерде:
- "Яңа Кырлай" һәм "Курса МТС" ы хуҗалыгы Аллаһка тапшырып язгы кыр эшләренә кереште. Беренчеләре уҗым басуларына, курсалар күпьеллык үләннәргә "Туман" агрегатлары белән ашлама сибә башлады, - диде ул.
Хәерле сәгатьтә булсын, хөрмәтле игенчеләребез ! Басуларыбызда мул уңыш үстереп игелеген күрергә насыйп булсын!
Нет комментариев