erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан Радик Әхмәтов Әлмәттән җиңеп кайтты!

Радик -- РТ ДОСААФының Арча автомобиль мәктәбе курсанты.

Әлмәттә “Иң яхшы хәрби машина йөртүче – 2019” республика конкурсы үтте. Ә җиңүче безнең Арча районыннан Радик Әхмәтов булды! Котлыйбыз! Радик -- РТ ДОСААФының Арча автомобиль мәктәбе курсанты.

Конкурс 9 октябрьдә РТ ДОСААФының Әлмәт автомобиль мәктәбе базасында узды. 17—20 яшьлек курсантлар башта үзләрендә сайлап алу чорын үттеләр.

Әлеге конкурсны Татарстан Рсепубликасы ДОСААФы, ТРның яшьләр эшләре Министрлыгы, ТРның хәрби комиссариаты, ТРның эчке эшләр министрлыгының “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бүлеге оештырды.

Ел саен Татарстаннан хәрби хезмәткә 6500 егет алына, шуларның 1200е хәрби хезмәт һөнәрләренә әерләнә. Армиягә китүчеләрнең күбесе югары һәм урта һөнәри белемле. Татарстан Республикасының ДОСААФы егетләрне, һөнәрле итеп, хәрби хезмәткә әзерләүдә зур көч куя. Узган ел ДОСААФ оешмасы 873 курсантны биш төрле һөнәр буенча хәрби хезмәткә әзерләде. Алар: бронетраспотерны механик—йөртүчеләр, “С” һәм “Д” категориясендәге машина йөртүчеләр, җиңел бронилаштырылган тягачны механик-йөртүчеләр, укчы—парашютчылар.

Конкурска егетләрне сәламләргә ДОСААФ республика оешмасы идарәсе рәисе, генерал—майор Дамир Диниулов килде. Шулай ук әлеге чарада РТның хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге җитәкчесе Константин Баранов катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егетләр конкурсның беренче өлешендә юл-транспорт кагыйдәләре һәм машина төзелеше буенча вакытка тест үттеләр. Аннан хәрби хезмәт нигезләре буенча сыналдылар: автоматны сүтеп җыйдылар, пневматик мылтыктан аттылар, тартылдылар. Өченче өлештә Камаз—4350 машинасын төрле сынаулар аша йөрттеләр. Йөк машинасын йөртү хокукына ия егетләргә амриядә сорау зур.

Әнә шундый сынауларны уңышлы үтеп, Арча егете Радик Әхмәтов җиңүгә иреште. Икенче урынны Яр Чаллы егете Дамир Хәмидуллин алды. Өченче – Түбән Камадан Руслан Грушев.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X