erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган

Машина тулысынча янып беткән

 Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

58 яшьлек ир-ат руль артында утырган «КАМАЗ» Буадан Арчага кайта торган булган. Көндезге сәгать икедә Казан-Ульяновск трассасының 50нче чакрымында йөк машинасының двигателе шартлаган, кабина яна башлаган.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр утны 13 минут эчендә сүндергән, шулай да кабина тулысынча янып беткән. Янгын сәбәбе булып, йөк машинасының системалары, механизмнары һәм узелларының төзек булмавы тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Машина йөртүче зыян күрмәгән һәм медицина ярдәменнән баш тарткан. 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-09-2020/archaga-bara-torgan-y-k-mashinasyny-yulda-dvigatele-shartlagan-kabinasy-tulysyncha-yangan-5767937

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X