erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага Әсхәт Хисмәт кайтты

Арча үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы, узып баручы Театр елы уңаеннан күңелле очрашу булды. Анда “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасарлары Фәния Әхмәтҗанова, Зөлфия Хәлиуллина, җәмәгатьчелек белән эшләү, реклама бүлеге хезмәткәре Ләйлә Вәлиева, газета хәбәрчесе Зөһрә Садыйкова, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Газинур Морат, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, аның улы виртуоз баянчы, Халыкара бәйгеләр лауреаты Булат Хисмәтов катнашты.

 

 

Очрашуны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова ачты. Ул кыскача гына район тормышы белән таныштырып китте, проблемаларны да читләтеп үтмәде.

– “Ватаным Татарстан” белән элемтәбез нык. Газетада безнең район, аның мактаулы кешеләре турында мәкаләләр күп чыга, – диде Гөлнара Гарипова. –2020 елның беренче яртылыгына 450 кешене республиканың төп газетасына яздырырга планлаштырабыз.   

Моннан 100 ел элек “Эш” газетасы булып чыга башлап, еллар дәвамында берничә тапкыр исемен үзгәртсә дә, “Ватаным Татарстан” газетасы бүген дә иң дәрәҗәле, зур тиражлы газеталарның берсе булып калды. Бер гасырлык тарихлы газета бүген ничек яши, нинди проектларны тормышка ашыра? Журналистлар әнә шул хакта сөйләделәр.

– “Ватаным Татарстан” белән Арча төбәге арасында элемтә элек-электән зур булды. Безнең һәр эшебез халыкка ярдәм итүгә юлланган, – диде Фәния Әхмәтҗанова.

– Халык белән очрашып, аралашып, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнеп, бүгенге чор таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә тырышабыз. Бу сәяхәтебез дә шул максаттан оештырылды, – диде Зөлфия Хәлиуллина. – Чорлар, җитәкчеләр үзгәрсә дә, газетабыз кыйбласын югалтмады. Берничә яңа проект башлап җибәрдек. Безнең газета битләрендә нәрсә күрергә телиләр? Газета укучыларыбыздан хәбәрләр көтәбез.

– Мин бу газетаны 57нче ел алдырам һәм укыйм. Яздырып алып. Студент чорда китапханәдән алып укыган еллар керми монда. Безнең буын шулай өйрәнгән, газета укымыйча чәй дә тәмле түгел кебек. Битләрен шыгырдатып ачып уку үзе үк рәхәт, – диде хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчадан хезмәт ветераны Фәрхат Зыятов та бу газетаны әтисе алдырып, үзенең мәктәптә укыган елларыннан бирле укып килгәне турында әйтте. Хезмәт ветераннары теләкләрен белдерделәр, киңәшләрен дә җиткерделәр

Зөлфия Хәлиуллина аларга озак еллар газетага тугрылык саклаган өчен Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Журналистлар тамашачылар сорауларына җаваплар бирделәр.

Татарстан китап нәшриятында эшләүче Газинур Морат нәшрият эше, киләчәккә бурычлары белән таныштырып үтте.

– Элек скетчлар белән “Күңелле сәхнә” җыентыгы чыга иде. Шуны яңартып җибәреп булмыймы, – дип аңа яңа бурыч та өстәп куйдылар.

Галиәсгар Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт белән аралашу да бик күңелле килеп чыкты. Юмор хисле, ачык йөзле бу кеше чыгыш ясый башлавының беренче мизгеленнән үк залдагыларның игътибарын яулап алды.

– 6нчы сыйныфта укыганда биология укытучысы сәхнәгә меңгерде мине. Шигырь сөйләмәсәң, икеле куям, диде. Чалбар үземнеке, ботинка әтинеке, чыктым чыгыш ясарга. Шуннан бирле сәхнәдән төшкән юк, – диде ул.

Әсхәт Хисмәт яраткан җырларын бүләк итте, улы Булат гармунда уйнады. Әнә шундый җылы, рәхәт очрашу булды ул.

Гөлсинә Зәкиева     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X