erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар "Барда җыены"нда

Бүген Арча районы делегациясе Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган “Барда җыены”нда катнаша. Арчаларны милләттәшләребез бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара.


Бәйрәмнең төп сәхнәсендә  “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле, "Ләйсән" халык вокаль ансамбле, Арча район Мәдәният йортының сәнгать осталары башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар, кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Барда районы татар–башкорт оешмасы рәисе, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Сәлим Назин Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятовка Габдулла Тукайның нәсел шәҗәрәсен тапшырды. "Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бабасы Зиннәтулла бездә туып–үскән", - диде Сәлим Назин. 
Арча кул эшләре осталары алып килгән түбәтәй, яулыкларны да яратып алалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X