erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар “Башваткыч”та

Район ветераннары ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруында катнашып кайттылар.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина һәм район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина озатып калды һәм каршы алды.

“Анда баргач тапшырырга район исеменнән бүләк тә – Арча символы төшерелгән сәгать биреп җибәрделәр. Фәрух абый үз бакчасында үстерелгән сортлы бәрәңге алган, хатыны Гөлнәзирә апа паштет пешергән иде”, – диде Сәгыйдә Гаязова.

“Башваткыч” тапшыруында Чиканастан Халидә Вафина, Кышкардан Фарух Хәйертдинов һәм Арчадан Сәгыйдә Гаязова тапкырлыкта көч сынашты.

Халидә Вафина ветеран укытучы. 38 ел дәвамында балаларга белем бирде. Хәзер лаеклы ялда. Талантлы ханым. Аның искиткеч матур, моңлы тавышы авыл гына түгел, Арча сәхнәләрендә дә еш яңгырый. Актив, республика, район күләмендә үткән чараларда катнаша. “Пошалым чаналары”, “Алтын тавышка алтын акчарлак”, “Балкыш” бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясады, “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрә бәйгесендә өченче урынны яулады.

Кышкардан Фарух Хәйертдинов гомере буе колхозда тракторда югары хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләп дан казанган ветеран. Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә тик ятмый ул. Авылда бер генә концерт та аның катнашыннан башка үтми. Район, республика фестивальләрендә катнаша, “Нур” халык театрында уйный, “Зөбәрҗәт” фольклор ансамблендә җырлый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчадан Сәгыйдә Гаязова гомере буе кибеттә эшләде. Бер урында 39 ел. Лаеклы ялга чыккач, гаилә, балалар, оныклар белән мәш килде. Бөтен барлыгы белән бакча эшенә кереп чумды. Аның бакчасы – исең китәрлек. Нәрсәләр генә үсми дә, хуҗабикә алардан нәрсәләр генә ясамый. Идән асты шып-лап тулган. Ә соңгы вакытта Сәгыйдә җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша башлады.

– Никадәр актив булып, сәхнәләрдә чыгыш ясап йөрсәк тә, телевидениедә чыгыш ясаганда бераз каушатты, – диде Халидә Вафина. – “Башваткыч”ны оештыручылар үзебезне тыныч тотып, уенның тәмен белеп, матур итеп башкаруыбызны теләделәр. Һәм без сынатмадык. Горурланып, алдагы көннәрдә дә шундый бәйгеләрдә катнашырга лаек икәнлегебезгә ышаныч белән кайттык.

Башваткыч сораулары төрле темаларны үз эченә алган. Авыл, туган тел, авылдагы һөнәрләр, мәчетләр, авыллар тарихлары турында. Сорауларга гына җавап биреп калмаган ветераннарыбыз, үз осталыкларын да күрсәткән.

– Өчебез дә җырладык. Фарух абый туган авылы Кышкар, Халидә апа туганнар турындагы җырларны, мин заманча көйне башкардым, – диде Сәгыйдә Гаязова.

“Башваткыч”-ның җиңүчесе булып кем калды? Анысы әлегә сер. Тапшыруны бу атнада, ТНВ каналыннан 21 ноябрь көнне кичке 6да карый аласыз. Ә “ТНВ-Планета” каналыннан иртәрәк тә, 20 ноябрьдә көндезге 11 сәгатьтә күрсәтәләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X