erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Казан узган бәйрәм чарасында катнашты
Арча яңалыклары

Арчалар Казан узган бәйрәм чарасында катнашты

Бәйрәм чарасы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

7 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары.

"700 меңнән артык якташыбыз Ватанны яклады. Аларның яртысыннан артыгы өйләренә кайтмады. Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәкләре мәңгегә калачак. Фронттагы батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен 200 меңнән артык сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 353 сугышчы – Советлар Союзы Геройлары, ә 51 фронтовик – Дан орденының тулы кавалеры", – диде ТР Президенты.

Әлеге тантанада Арча районы делегациясе дә катнашты.  


Нет комментариев