erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 11 нче балалар бакчасында экологик бәйрәм узды

  Көз- табигатьнең матур төсләргә  бай , безгә муллык бүләк иткән чоры. Табигать анабызның шушы юмартлыгына рәхмәт йөзеннән, без дә  бакчабызда “ Экологик әкият ” дип исемләнгән  экологик кичә уздырдык.

    Кичәнең төп кунагы  Татарстан Республикасының Төньяк территориаль округының экологик һәм табигый ресурслар буенча 1 категорияле төп белгече Латыш Фирдауса Камилевна иде. Шулай ук бәйрәм кичәсенә әти- әниләр дә кунак итеп чакырылды. Кичәдә әкият геройлары Убырлы Карчык, Усал Черки , Көз кызы катнашты. Балалар бик теләп әкият геройларының биремнәрен үтәделәр,  төрле авыр хәлләрдән  җиңел генә чыгу юлларын таба алдылар, табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр.  Хөрмәтле кунагыбыз  балаларга һәм кичәне әзерләүче педагогларга  зур рәхмәт хисләрен җиткерде, киләчәктә дә  шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләргә кирәклеген әйтте. Әти- әниләрне дә  табигатьне саклауда  балаларга  бары тик матур үрнәк күрсәтергә чакырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                  « Гомуми үсеш  бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы”ның  өлкән тәрбиячесе Абдуллина Дилә Вансит кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X