erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 1нче мәктәбендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
Арча яңалыклары

Арчаның 1нче мәктәбендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Анда Арча мәктәпләренең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар катнашты.

Бүген, 21 июньдә, В.Ежков исемендәге Арчаның 1нче мәктәбендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина, Арча мәктәпләренең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар катнашты.

Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган якташыбыз Валентин Ежков Бөек Ватан сугышында ротасы белән өч дошман һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкны юкка чыгара. Митингта Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның һәм барлык сугыш кырында ятып калган якташларыбызның истәлеген бер минут тынлык белән искә алганнан соң укучылар Герой һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шулай ук укучылар Бөтен Россия буенча узучы “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Шәмнәрдән “Хәтер” сүзен язды алар.

Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән каһарманнарның даны мәңгелек!


Нет комментариев