Реклама
Укучылар үзләре дә инструментлар белән сызып, калайны кисеп кару бәхетенә иреште.
Арчаның 6нчы мәктәбенең 5в сыйныф укучылары районыбызның алтын куллы осталары белән танышуны дәвам итә! Хәзер инде сыйныфыбызда укучы малайларыбыз белән калай эшләре буенча оста Альберт Шафиковка юл тоттык. Альберт абый бик сабыр, аз сүзле, ләкин бик кунакчыл! Калайдан үз куллары белән кисеп, бөгеп тәрәзә, койма, ишекләр өчен искиткеч бизәкләр эшли. Малайларыбыз эш барышын карап тору гына түгел, инструментларны кулларына алып сызу, кисеп карау бәхетенә дә ирештеләр, һәрбрсендә диярлек киләчәктә бу һөнәрне үзләштерү теләге уянды.
5в сыйныфы укучысы Җамалиев Ильярнын әтисе Ленар Җамалиев
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз