Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаның 7нче мәктәбе чисталык сагында

    "Күңел чиста булса, әйләнә-тирә дә чиста булыр"

    Табигатьне чиста тоту максатыннан районда санитар-экологик ике айлык турында карар кабул ителде. "Ике айлык кысаларында Арча 7 нче номерлы урта мәктәбенә беркетелгән Айван, Төбәк-Чокырча, Арча станциясе территорияләрен, юл кырыйлары чистартылды. Бүген Айван авылында урнашкан төрле зурлыктагы ике сулык, яр буйлары тәртипкә китерелде. Бу эштә 7 нче мәктәп укучылары актив катнашты. Районда санитар-экологик ике айлык әле дәвам итә. Үзебез яшәгән территорияне ямьләндерү, тәртиптә тоту – безнең бурычыбыз! "Күңелең чиста булса, әйләнә тирәбез дә чиста булыр!"  - дип хәбәр иттеләр безгә.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: