erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 9нчы балалар бакчасында матур очрашу булды (ВИДЕО)

Дулкынландыргыч очрашу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 9нчы балалар бакчасында искиткеч җылы бер очрашу булды. Җиңү көне уңаеннан буыннар очрашты. Очрашуны бакча мөдире Эльвира Мостафина үзе алып барды. Эчтәлекле, тәэсирле итеп алып бару гына түгел, Эльвира Габделхаевна бик матур җырлый да. 5 буын очрашты. Нәниләр, бакчада эшләүче яшьләр, урта яшьтәгеләр, сугышка кадәр туган балалар һәм сугыштан соң туганнар... Кунаклар нинди эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Бакча музеенда булдылар. Хәтта сугыш чорын хәтерләткән тере фотоны күрделәр. Ә боларның барысы белән дә кыю балалар таныштырды. Очрашу эчтәлекле чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар бик матур чыгыш ясадылар. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр, фотога төштеләр. Ветераннар бик күңелләре булып таралышты. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X