erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның ветераннар командасы чемпион булды!

Бүген район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат-шашка буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Анда 6: Арча, Әтнә, Саба, Кукмара, Биектау һәм Минзәлә районнарының ветеран шахмат-шашка осталары катнашты. Һәр командада икешәр ир-ат һәм хатын-кыз уйнады. Безнең район данын шахмат буенча Марсель Хәлилов һәм Гәүһор Сәйфуллина, шашка буенча Мөдәрис Лотфуллин һәм Равилә Әхмәдиева яклады.

Уеннар киеренке һәм кызыклы шартларда үтте. Нәтиҗәсе дә безнең өчен куанычлы: районыбызның ветераннар командасы чемпион булды. Иң кызыгы шунда, һәр төрдә дә безнең команда вәкилләре беренчелекне яулады!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Турнирның идея авторы һәм оештыручысы, тренеры Сөләйман Галиуллин белдергәнчә, киләсе ярышлар районыбызның күренекле шахмат остасы, район чемпионы, республика ярышлары призеры Мидхәт Гайнетдинов истәлегенә  үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X