erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе язучы Радик Фәизов исемен йөртә

Белеп торыйк.

Быел Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе Радик Фәизов  исемен йөртә башлады. Бүлмәдә язучы шәхесен, иҗатын чагылдырган стенд булдырылды. Шулай ук аңа багышланган “Халкым йөрәгенә юл алдың” дип исемләнгән бик зур әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар әдипнең үзенчәлекле тормыш юлы, иҗаты  турында мәгълүмат тупладылар,  әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр карадылар. Радик аганың балалар өчен язган “Җир бүләге” һәм “Колейдоскоп” дип аталган фантастик әсәрләрен сәхнәләштереп, чит галәмдә тормыш бармы дигән сорауга җавап эзләделәр. Чынбарлыкта чит галәм вәкилләре белән очрашсак, нәрсә әйтер идек,  җир бүләге итеп нәрсә тапшырыр идек дигән сораулар туды.

Ә инде язучының “Ике әни” дип аталган автобиографик әсәреннән өзек караганда, килгән кунакларның да, укучыларның да күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Балалар сугыш алып килгән ачлыкның, юклыкның, ятимлекнең нинди куркыныч икәнлеген, хәтта ачлыкка түзә алмыйча, ахыргы шәмне урлап ашауны чын артистларча уйнап күрсәттеләр.

 Белгәнебезчә, Арчабыз бөтен дөньяга үзенең мәгърифәтчеләре, шагыйрьләре, язучылары белән данлыклы район. Шулар арасында Арчаның үзендә яшәгән һәм иҗат иткән әдипләребез  бик сирәк. Шундыйларның берсе – Радик Хәбибрахман улы Фәизов. Атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Арчада яшәде һәм эшләде.

Язучы 1931 елның 15 маенда Татарстан АССРның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта.  Совет Армиясендә хезмәт итә, армиядән кайткач, төрле җирләрдә эшли. 1957–1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм иҗат итә башлый.

1965 елда Радик Фәизов  Арчага кайта, «Коммунизмга» (хәзерге “Арча хәбәрләре”) газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы секретарь булып эшли. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Радик Фәизов – 1980 елдан СССР Язучылар союзы члены. Ул бик күп повесть һәм хикәяләр авторы.

 Язучыга хөрмәт һәм аның иҗатын мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатыннан Арчаның 1нче мәктәбендә югарыда әйтеп үткән чараларны оештырдык та. “Халкым йөрәгенә юл алдың” дигән әдәби-музыкаль кичәбездә Радик Фәизовның кызы – Светлана Радиковна да катнашты. Ул  әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты, укучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде. Теләсә нинди шартларда да киң күңелле, ярдәмчел,  олы йөрәкле, чын кеше булып калырга кирәклегенә басым ясады.

Кичә барышында укучылар илебезгә лаеклы шәхесләр булып үсәргә һәм яшәргә кирәклегенә инандылар.

                                                       Ләйсән Мәгъсумова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X