erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Армиягә китә егетләр....

Район хәрби комиссариатына җыелды алар.

Җиде егет. Әтнәдән Айрат Әсәдуллин, Арчадан Искәндәр Бариев, Ислам Рамазанов, Симетбаш авылыннан  Рөстәм Гайфуллин,  Кышкардан Рәнис Хәйретдинов, Урта Курсадан Илназ  Закирҗанов, Урта Бирәзәдән Азат Фәхриев. Язгы чакырылышның соңгы партиясе. Башта район хәрби комиссары Алмаз Борханов армия шартларын аңлатты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов егетләргә изге теләкләрен әйтте, аларның исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде, үзенең армиядә ничек хезмәт итүе турында сөйләде. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Ватан каршындагы изге бурычларын искә төшереп, догалар укыды. Архангельск өлкәсе Мирный шәһәрендәге хәрби частьта  яхшы хезмәт итүче Айназ Галимовның әтисе Рафильгә Рәхмәт хаты тапшырылды. Иске йорт авылыннан алар. Очрашуга армиядән яңа гына кайткан Арча егете Ислам Гарипов та килгән иде. Ул үзенең Сочида хезмәт итүе хакында сөйләде. егет кешегә армия хезмәте кирәк, диде ул. Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаган. дөрестән дә, ашханәдә "шведский өстәл", -- дип сөйләде егет. -- Теләгән ризыгыңны сайлап аласың". "Дедовщина" дигән нәрсә бармы, дип тә сорадылар үзеннән. "Бездә булмады", -- дип җавап бирде Ислам. Егетләр иртәгә иртүк район хәрби комиссариаты янына җыелып, Казанга чыгып китәселәр. Яхшы кәрәзле телефоннар өйләрендә калачак, бары тик гади, арзанлы төймәле телефоннар гына рөхсәт ителәчәк. Ахырдан егетләр бергә истәлеккә фотога төштеләр. Исән-сау хезмәт итеп, шатланып-сөенеп әти-әниләре янына әйләнеп кайтырга язсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X