erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арпаны да көзен чәчәләр

Быел көзге культураларны чәчәргәме, чәчмәскәме, дигән шик тә туган иде. Чөнки туфракта дым калмады, дөресен әйткәндә, җәйге корылык көзен дә дәвам итә бит.

Бәхеткә, бераз яңгырлар булып, чәчкән басуларда уҗымнар тишелеп, хәйран көч тупларга өлгерделәр.

– Без бу айда кайбер басуларда булып, көзге культураларның торышын карадык, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – “Игенче”, “Венета” ширкәтләрендә уҗымнар яхшы хәлдә.

Арча метеостанциясе мәгълүматлары буенча, туфракның бер метр катламында дым 110 мм (2020 елда 144 мм булган, норма – 168 мм). Октябрьнең беренче ункөнлегендә нибары 2 мм явым-төшем булган (норма 16 мм). Октябрьнең икенче ункөнлегендә явым-төшемнәр  бөтенләй юк.

“Игенче” ширкәте көзге шөпкән дә чәчкән, ул бик яхшы тишелеп чыккан һәм 2–3 яфрак чыгарган. “Венета” ширкәте берничә ел инде көзге арпа чәчә. Моның өстенлеге – иртә өлгерүендә.

Ширкәттә җитен, ногыт борчагы, тары да игәләр. Узган елларда соя да игеп карадылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Кишет”тә быел ясмык үстерделәр.

Яңа Кенәрдә яшәүче фермер Рафис Аксаков микроэлементларга бай булган бодай игә башлады. Уңышы ярыйсы гына булды, ди ул. Улы Рафил бодайдан ярма ясау белән шөгыльләнә башлаган.

Безнең белгечләр, фермерлар, җитәкчеләр арасында әнә шундый эзләнә, сыный торган кешеләр булуы куандыра.

“Венета” ширкәтендә көзге культураларны микроашламалар белән тукландырырга да өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча

2
X