erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашыгыч ярдәм

Арча үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә барысы 14 фельдшер, 5 машина йөртүче эшли

 

 

“Сезнең “Ашыгыч ярдәм”не чакыртканыгыз бармы? – дип шалтыратты безгә Арчадан Лимуза ханым. – Ә минем бар. Бер генә түгел, берничә тапкыр”.

– Мин аларга бары тик рәхмәтле генә, – дип сүзен дәвам итте Лимуза ханым. – Берьюлы әни сулый алмый. “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраттым, шунда ук килеп җиттеләр. Хастаханәгә алып та киттеләр. Чабыштылар. Ниндидер аппарат куйгач кына, әни сулый башлады. Икенче юлы иремнең бәйрәмнән соң кәефе начарланды. Махмырдан интегә. Шалтыратып, дөресен әйттем. Килмәсләр дип уйладым. Рәхмәт төшкерләре, килеп җиттеләр, әй. Өченче юлы иремнең кан басымы күтәрелде. Хәвефкә бирелүчән ул безнең. Тиз арада “Ашыгыч ярдәм” килеп тә җитте. Шәфкать туташы кан басымын үлчәде, ЭКГ ясады, кан басымың алай югары күтәрелмәгән, куркырлык җитди сәбәпләр юк, тынычлан дип юатты, тел астына төймә салды. Ничек рәхмәт әйтмисең инде аларга! ”.

Трубканы куйгач, уйлана калдым. Әлбәттә, “Ашыгыч ярдәм”не чакырткан бар. Берничә тапкыр. Шулай бервакыт 5 яшьлек улыбызның уйнаганда кулы киселде. Машина белән чаптык “ашыгыч ярдәмгә”. Бер яшь кенә кыз чыкты да баланы алып та кереп китте. Икенче яктан – кабул итү ягыннан керегез, диде. Мин әйләнеп кергәнче хирург Рамил Гыйләҗев баланы юмалый-юмалый ярасын тегә иде инде...

Һөнәри бәйрәмнәре көнне хәлләрен белеп кайттык. “Ашыгыч медицина ярдәме көне” апрель азагында булды. Алар хәзер яңа бинада. Район үзәк хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң, яңа урынга күчтеләр.

– Яңа урында уңайлы, – диләр. –  Авыруны шок хәленнән чыгару, томография, лифт – бар да янәшәдә. 

Өлкән фельдшер Мәдинә Сәләхова 19 ел инде шушы бүлектә. 12шәр ел эшләүчеләр бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хезмәтегез авыр, төнлә дә эшлисез, туйдым, китәм дигән көннәрегез буламы? – дип сорыйм.

– Юк, – диде шәф-кать туташы Резедә Шакирҗанова. – Авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү – бу безнеке. 

– Безнең авыруга ярдәм күрсәтер өчен мөмкинлекләребез күп, – дип сөйли Мәдинә Фоатовна. – Фельдшерлар чакыру буенча авыру янына баргач, ЭКГ төшерәләр, нәтиҗәне укый беләләр, беренче ярдәмне күрсәтәләр. Кирәкле дарулар бар.

Кыен вакытлар турында сөйләшәбез. “Кан юлларында тромба тыгылып, авыруны алып кала алмаган чаклар да була, – дип сөйләде алар. – Яшь кеше, хатыны, балалары елый, без елый-елый авыруны үлемнән алып калырга тырышабыз... Сирәк булса да балалар үлеме дә булгалый. Гадәттә юл һәлакәтләрендә. Андый вакытта еларга вакыт булмый, соңыннан авыр була...”.

– Коронавирус белән бәйле бүгенге чорда ничек эшлисез?

 – Температура, дип шалтыраталар икән, табиб катнашында махсус саклану киемнәре киеп авыру янына барабыз. Тиешле ярдәмне күрсәтергә тырышабыз. Безгә көн саен шалтыратучылар бар. Бу арада алар бик шалтыратмый әле. Ярдәм сорап шалтыратучылар җентекләп сораштыруларга ачуланмасыннар иде. Тәртибе шундый. Без килгәнче авыруга дөрес ярдәм күрсәтелсен дип сораштырабыз. Кайбер чакта тиешле адресны эзләп, вакыт уза. Йорт номеры, урам исеме язылмаган була. Каршы алырга чыга торсалар да әйбәт булыр иде. Коронавируслы кеше белән контакт-та булганнарга безгә түгел, участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләргә исәнлек-саулык, эш-ләрендә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X