erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Атаклы Мадияровлар көрәш карарга Яңа Кенәргә кайтты

Иртән иртүк Яңа Кенәргә киттек. Килеп җиткәндә самбо буенча атаклы Мадияровлар мәктәп бакчасында иделәр инде.

Китте күрешүләр. Дүрт бертуган – Фәрит, Рәшит, Рафик һәм Нәфыйк Мадияровлар Яңа Кенәр мәктәбенә көрәш ярышы уңаеннан очрашуга кайттылар. Район башлыгы Илшат Нуриев белән бергәләп, мәктәпкә үттеләр.

Мадияровлар – самбо буенча халыкара класс-лы спорт осталары, Татарстанда күпсанлы яшь көрәшчеләр тәрбияләгән гаилә. Алар турында озын-озак сөйләп була. Бүләккә үзләре турында язылган китапны да алып кайтканнар. Бүген сүзебез 2009 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасындагы көрәш ярышлары турында барыр. Ярышларны тантаналы ачу минутларында көрәшче малайлар куанып горур басып тордылар. Күрегезче, үзләрен нинди дәү абыйлар сәламли! Район башлыгы Илшат Нуриев һәм самбо легендалары Мадияровлар! Сынатмаска инде!

Ярышта Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Теләче, Лаеш районнары көрәшчеләре катнашты. Барысы 100дән артык көрәшче. Көрәшне карарга килүчеләр: “Кечкенә генә үзләре, яман тереләр, җиңәм дип тырышалар, каравы ук күңелле!” – дип, җанатып тордылар. Дөрестән дә, үҗәт, җитез малайлар күп иде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев белән дә шул турыда сөйләшеп тордык. “Тренердан да күп нәрсә тора. Билгеле, баланың үзеннән дә... Көч, гайрәтлек, үҗәтлек нәселдән дә килә”, – диде Ринат Алеев һәм көндәшен секундлар эчендә келәмгә салган харап тере Аяз Фәйзрахмановны чакырып алды. Ашытбаш мәктәбенең 4 сыйныфында укучы Аяз: “Бүген монда күңелле. Көрәшчеләр күп, – диде елмаеп. – 5 ел инде көрәшкә йөрим. Абый да көрәшә...”. Татарстанда район данын яклап көрәшүче Райнур Фәйзрахмановны яхшы беләбез. Ул бүген Арча педагогика көллиятендә укый.

Тренерларга Алла ярдәм бирсен, алар “ут йотып” көрәшчеләрен күзәтә. Келәмгә үзенекеләр чыкса, түзмиләр, тотыналар кул, аяк хәрәкәтләре, сүз белән “ярдәм итәргә”: менә болай күтәр, күтәреп сал, нишлисең син, ә, йок-лама, биленнән урап тот, биленнән, бирешмә, егып сал, егып сал тиз генә, һоп, әйдә, һоп, һоп, һоп, молодец, егет икәнсең, булдырдың! Ә инде, җиңелсәләр, сыгылып төшсәләр, тизрәк юатырга йөгереп килеп җитәләр:   “Борчылма, бүген ул җиңәр, иртәгә – син...”. Малайлар бит әле, гарьлектән еларга да мөмкиннәр... Урта Курса мәктәбе тренеры Марат Әхмәдиев, Лесхоз мәктәбе тренеры Илүс Әскәров, Шушмабаш, Ашытбаш мәктәпләре тренеры Марат Сәләхов, Арчаның 6нчы мәктәбе тренеры Фәнил Һидиятуллин, Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Ирек Сафиуллин... – бар да монда. Кәче мәктәбе тренеры Рәис Галиевны укуда, диделәр. Тренерларына ярдәм итәргә тәҗрибәле көрәшче яшүсмерләр дә килгән. Алар: Арчаның 6нчы мәктәбеннән Россия чемпионы Ислам Искәндәров, авыр үлчәүдә оста көрәшче Булат Шакиров, Кәчедән Россия чемпионы Дияз Вәлиәхмәтов, Лесхоз мәктәбеннән чордашлары арасында призлы урыннар алучы Шамил Шәймуллин... 6нчы мәктәптән Ислам Искәндәровның энесе Ильяс та көрәште. 36 кг.лылар арасында 2нче урынны алды. Без Ислам турында, Россия чемпионы булгач, газетага язып та чыктык. “Ничек көрәшкә килдегез?” – дип сорагач, “Безне әти (Алмаз) көрәшче итеп күрәсе килде”, – дигән иде. Көрәшче егетләргә уңышлар телибез!

Зур үлчәүдәгеләр (75кг.) арасында Лесхоз мәктәбеннән Илсаф Йосыповка тиңнәр булмады. Соңыннан “6 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде үзе турында. – Көрәш белән 4 ел шөгыльләнәм. Дуслар йөргәч, мин дә кызыгып бардым. Ошап китте. Җиңәсе килә... Әти дә (Ильяс) көрәште минем. Республика ярышында 75. кг.лылар арасында 2нче урынны алдым”.

Хоккейчылар да монда. Арча Боз сараеның зур җиңүләр яулаган “Ястребы” командасы хоккейчысы Тимерхан Мостафинны танып алдым. Арчаның 6нчы мәктәбендә 6нчы сыйныфта укый. Көрәш секциясенә йөри башлаганына да күптән түгел генә икән. Ә көрәшә! Көндәшен келәмгә салып кереп китте. Алар Боз сараенда каты шөгыльләнәләр шул. Физик яктан әзерлекле организм көрәштә дә бирешми. Тренеры Фәнил Һидиятуллин күпме генә вакыт эчендә әнә нинди көрәшчеләр әзерли!

Әтнә көрәш тренеры Радик Шәрәфиев белән сөйләшәбез. “Арчалар әйбәт көрәшә”, – дип үз фикерен әйтте ул.

Җанатарлар арасында Яңа Кенәрдән Марат Сәфәров: “Нинди күңелле ярыш. Мондый зур чараларны алдан хәбәр итсәң, карарга килүчеләр күп була, – дип сөйләде. – Нинди зур кунаклар – Мадияровлар кайтты. Мин Нәфыйк Мадияров (1956 елгы) белән дус. Алар, ишле (12) гаилә балалары буларак, Яңа Кенәр интернатында укыдылар. Эшкә, спортка җен иделәр инде... Безнең әти, аларны укыткан 94 яшьлек Әхәт Сәфәров, янында да булдылар. Күчтәнәчләр белән өйгә килделәр”.

Яңавыл авылында туган Мадияровларны Яңа Кенәр авылы белән менә нәрсә бәйли! Монда алар укыган, кеше булган. Татарстан, Россия, Советлар иле, дөньякүләм бәйгеләрдә мәйдан тоткан Мадияровлар, көрәшне карап, мәктәп музеенда булып, чәйләр эчеп, соңыннан бергәләп фотога төшеп, көрәшче малайлар күңеленә өмет орлыклары салып, юлга кузгалдылар... Яңа күрешүләргә кадәр!

Көрәш нәтиҗәләре

     25 кг.

1.Самир Ахунов (Арчаның 6нчы мәктәбе, тренеры Фәнил Һидиятуллин)

2.Айзат Фазылҗанов (Түбән Мәтәскә, Илүс Әскәров).

3.Айдан Хәйруллин ( Кәче, Рәис Галиев)

28 кг.

1.Нияз Хәкимуллин (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

2.Раяз Миңнуллин (Яңа Кырлай, Марат Сәләхов)

3.Әмир Әһлиуллин (Наласа, Рәис Галиев)

30 кг.

1.Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш, Марат Сәләхов)

2. Гаяз Степанов (Кукмара)

3.Адел Галиев (Иске Чүриле, Рәис Галиев)

36 кг.

1.Булат Абдрафиев (Лаеш)

2.Ильяс Искәндәров (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

3.Әнгәм Мөхетдинов (Наласа, Рәис Галиев)

40 кг.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1.Ильяс Степанов (Кукмара)

2.Марат Нуриев (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

3.Ибраһим Хәйретдинов (Теләче)

45 кг.

1.Рамил Хәбибуллин (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

2.Марат Хәсәнов (Иске Чүриле, Рәис Галиев)

3. Ильяс Сафин (Шушмабаш, Марат Сәләхов)

50 кг.

1.Инсаф Миңнемуллин (Кукмара)

2.Данил Галләмов (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

3.Рамил Әхмәдуллин (Кәче, Рәис Галиев)

55 кг.

1.Әмир Антонов (Теләче)

2.Азат Азамов (Кәче, Рәис Галиев)

3.Илназ Хәйретдинов (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

60 кг.

1.Фәнис Фәсхетдинов  (Лесхоз, Илүс Әскәров)

2.Артем Захаров (Арчаның 7нче мәктәбе, Илшат Фазылҗанов)

3.Айзат Фәләхов (Кукмара)

75 кг.

1.Илсаф Йосыпов (Лесхоз, Илүс Әскәров)

2.Радмир Абдуллин (Лесхоз, Илүс Әскәров)

3.Илмир Вәлиев (Теләче)

Командалар

1.Арчаның 6нчы мәктәбе (тренеры Фәнил Һидиятуллин)

2.Лесхоз мәктәбе (тренеры Илүс Әскәров)

3.Кәче мәктәбе (тренеры Рәис Галиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X