erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Атказанган укытучы 19 ел буе ялган диплом белән эшләгән

Забайкальеның Дульдурга районында яшәүче ханым ялган диплом белән мәктәпкә урнаша һәм биредә 19 ел дәвамында хезмәт куя.

 

Бу вакыт аралыгында ул шактый югары нәтиҗәләргә ирешә һәм Атказанган мәгариф хезмәткәре исеменә лаек була, дип хәбәр итә Сибнефт.ру басмасы. 


Әлеге ханым 2001 елда Читадагы югары уку йортларының берсен тәмамлавы хакында диплом сатып ала. Сатучы турында ул берни белми. Шуннан соң "педагог" әлеге документны мәктәп администрациясенә тапшыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

19 ел дәвамында белем учагында эшли, төрле вазифалар башкара, гади укытучыдан мәктәп директоры урынбасарына чаклы менә. Квалификациясен күтәрү өчен һәрдаим дипломын күрсәтеп килә. Ялганны Россия ФСБсының җирле идарәсе фаш итә. Прокурор исә, җинаять эше буенча гаепләүне яклап чыга. Хәзерге вакытта әлеге "ялган укытучы" РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (хокук бирүче ялган рәсми документны саклау һәм куллану). Җинаять эше судка җибәрелгән.

Фото: http://pixabay.com

http://shahrikazan.ru/news/afisha/atkazangan-ukytuchy-19-el-bue-yalgan-diplom-beln-eshlgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X