Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Атна буе аномаль салкын булачак

    Якындагы декадада Татарстан башкаласында уртача температура 8-10 градуска нормадан түбән булачак.

    Казанда аномаль салкыннар атна ахырына кадәр тоткарланачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына бүген профессор, география фәннәре докторы — КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

    «Без югары басым астында булачакбыз, шуңа күрә бездә яхшы, салкын һава. Көндез һава температурасы -17…-18 градус, ә төнлә -20 градус булачак. Антициклон: күк йөзе аяз, төнлә салкынайтачак, салкын, төньяк агым килә. Безгә арктик һава килде», — диде ул.

    Реклама

    Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура норма буенча  -12…-13 градус булырга тиеш. Әмма якындагы ункөнлектә ул нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.

     https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-02-2021/kazanda-atna-bue-anomal-salkyn-bulachak-5806658

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: