erid:2VtzquqpS7d
Атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә
Арча яңалыклары

Атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә

Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә

Россия Гидрометеорология җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Атна дәвамында Татарстанда, Башкортстанда, шулай ук Әстерхан, Саратов, Омск, Свердловск өлкәләрендә салкын һава торышы көтелә.

«Температура -20...-25 градус булачак», - дип билгеләп үтте Вильфанд.

Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-11-2020/tatarstanda-atna-d-vamynda-anomal-salkyn-ava-toryshy-k-tel


Арча хәбәрләре салкын

Нет комментариев