Халык яратып карады
«Ат көне»нең һәр ярышын халык кызыксынып күзәтте. «Аударыш» аеруча халык күңеленә хуш килде кебек. Ул тирәгә кеше күп җыелды.
Анда кара-каршы ике атта җайдаклар көрәшә. Билгә бәйләнгән баудан бер-берсен тартып төшерергә тиешләр. Атлары ияләшеп беткән инде хуҗаларының гамәленә. Алар көрәшкәндә тик басып торалар. Ял иткән арада карап торучы кешеләргә башларыннан сыйпарга да ирек бирәләр.
Нет комментариев