erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Автобабай-2019” җиңүчеләрен билгеләде

“Автобабай-2019” машина йөртү осталыгы бәйгесе өлкәннәр көненә багышланды. Анда алтмыш яшьтән өлкәнрәк транспорт белән идарә итүчеләр катнашты.

“Автоледи” бәйгесенә күнектеләр инде. Чөнки ул ел да үтә, районның иң яхшы машина йөртүче хатын-кызлары билгеләнә, җиңүчесе хәтта республика ярышына барып төбәгебез данын да яклап кайта.

Ә менә “Автобабай” бәйгесе... Ул хакта моңа кадәр ишеткән дә юк иде әле. 17 сентябрьдә районда беренче тапкыр әнә шундый бәйге оештырылды. Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе аны Арча ДОСААФ оешмасы һәм ЮХИДИның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе белән берлектә үткәрде.

“Автобабай-2019” машина йөртү осталыгы бәйгесе өлкәннәр көненә багышланды. Анда алтмыш яшьтән өлкәнрәк транспорт белән идарә итүчеләр катнашты. Максаты – өлкәннәрне дә халык арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга тарту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү һәм хәтердә ныгыту. Бәйгедә катнашучыларның барысы да тәҗрибәле машина йөртүчеләр булуга карамастан, кагыйдәләр үзгәрә, бик күп яңалыклар керә. Аларны тагын бер кат хәтердә барлау берәүгә дә зыян итми. 

Ә бәйгедә катнашучылар ике этап үттеләр. Беренчесе ЮХИДИ бүлечәсенең имтихан бирү сыйныфында компьютер артында барды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Монда бераз башны кашып уйланырга туры килсә, икенче этапны конкурсантлар бик җилле үттеләр. Анысы автомобильне фигуралы йөртү иде. Әлеге этап Арча ДОСААФының автодромында булды һәм 40 елдан артык машина йөртү стажлары булган ир-егетләребез өчен ул бик җинел тоелды. Кушылган биремнәрне алар “сызгырып” кына үттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң яхшыларны билгеләр вакыт та җитте. Жюри әгъзалары Арча ДООСАФы җитәкчесе Рөстәм Алеев, Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә имтиханнар кабул итүче полиция майоры Нияз Бариев, ЮХИДИның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗановага иң-иңнәрен билгеләү җиңелләрдән булмады.

Әмма бәйге булгач, җиңүчене билгеләми калып булмый. Беренче урынны Альфрет Габдрахманов яулады. Икенче урында Дамир Шакиров. Нәгыйм Минһаҗев – өченче урында. Нәкыйп Зариповны районда белмәгән кеше юктыр, минемчә. Егерме елдан артык Арча ДОСААФы оешмасында эшләде ул. Бик күпләрне машина белән идарә итәргә өйрәтте. Ул да бәйгедә катнашты һәм почетлы дүртенче урынны яулады.

Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Альфрет Габдрахманов “Автобабай-2019” бәйгесенең республика этабында катнашу хокукын яулады.

Барлык конкурсантларны, җиңүчеләрне шушы бәйгедә катнашырга үзләрендә ихтыяр көче табулары, тырышлыклары, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Алар, беренчедән, үзләрен сынап карасалар, икенчедән, яшь буынга үрнәк күрсәтәләр. Киләчәктә дә юлларда исән-имин йөрергә насыйп булсын. Ә Альфрет әфәндегә республикакүләм ярышта да җиңү елмайсын. Уңышлар аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X