Реклама
Кыз алган яралардан урында ук һәлак булган.
Кичә кич 19: 45 сәгатьтә Казан үзәгендә юл фаҗигасе булды. Островский урамында 31нче автобус көпчәкләре астында 23 яшьлек кыз һәлак булган.
Автобус ПАТП-2 предприятиесе карамагында. Рәсми версия буенча, автобус җәяүлеләр кичүендә кызга юл бирмәгән. Руль артында 21 яшьлек Азат Вафин булган, аның стажы өч ел тәшкил итә, машина йөртүче артында дүрт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы санала. Шаһитларның сүзләренә караганда, кыз җәяүлеләр кичүендә таеп егылган, ә шофер, бозлавык аркасында, туктый алмаган.
Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/kazan-zgend-avtobus-ber-kyzny-brep-kitkn
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз