erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Автоинспекторлар юлда калган кызга ярдәм күрсәткән

Машинаны этеп барганнар

Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары бензины беткән автомобильне заправкага кадәр этеп барырга булышкан, дип хәбәр итә "Татар информ".

9 февральдә булган ул.  Автоинспекторлар Беломорская урамында патрульлек иткән. Шунда авария утларын кабызып, юл уртасында торган  «Лада» автомобилен күреп алганнар. Рульдә 25 яшьлек кыз булган. Ул машинаның бензины бетүен әйткән. Якындагы АЗСка кадәр берничә метр барып җитә алмаган.

Инспекторлар тагын бер кеше ярдәмендә машинаны заправкага кадәр этеп барган. Аннан кыз, аларга рәхмәтен әйтеп, хәрәкәтен дәвам иткән.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев