erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл егетләре җиңеп кайтты

31 августта Казанда триатлон ярышлары узды. Ярышларда безнең районнан “Авыл егетләре TEAM” командасы катнашып, Россиянең 36 регионыннан килгән 636 катнашучы  арасында 1 нче урынны яулап кайтты.

 

Команда составында өч егет кенә булса да, үзләренең көчен, сәләтен күрсәтеп җиңүгә ирештеләр. Кагыйдә буенча егетләр шәхси беренчелектә дә, команда составында да үзләрен сынарга тиеш иде. Һәм алар сынатмады

Ярышлар өч этапта узган. 1 этапта 750 метрга йөзү буенча Арча педагогия студенты, Саба районы егете Илназ Нуруллин көндәшләрен артта калдырып, беренче килеп, эстафетаны 2 нче этапта катнашучы Азамат Идиятуллинга тапшыра. Арча егете Азамат 20 чакрымга велосипед белән чыгып китә. Велоэтапны ул уңышлы үтеп, шулай ук беренче килә, эстафетаны 5 чакрымга йөгерүче Адел Мөҗипов кабул итеп ала. Аделнең беренче килүче хәлиткеч минутлар булып, команданы 1 нче урынга чыгара. Балтач районы егете Адел Арчадагы бассейнда коткаручы булып эшли, йөгерү белән күптәннән шөгыльләнә икән. Арча педаогоия көллиятендә укыганда республика ярышларында беренче урын алган вакытлары булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярыш турында егетләр бер атна кала гына белә. Әзерләнү өчен артык вакыт та кирәк булмый үзләренә, чөнки алар ел әйләнәсе спортны юлдаш итеп яши. Тырышмасаң уңышка ирешеп булмаганы көн кебек ачык. Егетләрне спорт дуслаштырган да, бер-берсе белән аралашканга, ярышларда да бергәләп катнашырга уйлаганнар. “Без бит авыл егетләре, бар эшне дә булдырабыз, дип катнашырга уйладык. Максатыбыз — югарылыка ирешеп, җиңү, бирешмәү, Арча районы данын яклау иде. Ярышларда иң мөһиме — үз-үзеңә ышану, каушап калмау ”, — ди Адел.

Егетләр киләчәктә дә бер команда булып ярышларда катнашырга ниятли. Аларның уңышларын ишетеп горурланып яшәргә язсын.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X