erid:2VtzquqpS7d
Авыл хуҗалыгында җәйге эшләр: “Кырлай”да игеннәр ничек үсә?
Арча яңалыклары

Авыл хуҗалыгында җәйге эшләр: “Кырлай”да игеннәр ничек үсә?

Әлеге мәгълүматларны безгә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов бирде.

“Кырлай“ ширкәте бәрәңге игү буенча республикада иң зур хуҗалыкларның берсе – 1349 гектар. Сугарулы мәйданнарда игәләр. Яңгырлар явып торгач әлегә су сибәсе юк.
Иртә утырткан бәрәңге басуларында чәчәккә бөреләнгәннәр, вак бүлбеләр хасил булу фазасында. Бер төптә уртача 15-25 бүлбе яралган. Үсемлекләрдә авыру билгеләре юк.

1049 гектарда техник культуралар игәләр. Бәрәңгедән тыш, 500 гектарда көнбагыш, 349 гектарда җитен игәләр. Көнбагышлар бик көчле, метр ярымга кадәр җиткәннәр. Чәчәк атарга әзерләнәләр.
Җитен чәчәк аткан, орлыклары формалаша.
Бөртекле культураларның торышы да яхшы.

“Кырлай“ ширкәтенең баш агрономы – Воронин Александр Владимирович.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев