erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылны бик сагына

Авылны бик сагына. Өч конфет бирсәң, икесен авылга алып кайтам, дип җыеп куя.

Арча станциясендә кызы Наҗия гаиләсендә яшәүче Кәримә апа Галиевага 95 яшь тулды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Кәримә апаны Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова да котлап, бүләк бирде.

Кәримә Галиева Клачы авылында туып-үскән. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Ул чордагы авырлыклар аны да читләтеп үтмәгән. 14 яшеннән “8 Март” колхозында һәм артельдә эшләгән. 1949 елда сугыштан кайткан Габдулла Галиевка кияүгә чыккан. Алты балалары туган. Аларның өчесе вафат.

– Безнең әти 1939 елда фин сугышына алынган. Аннан кайтып килешли әнисенең, хатынының, баласының вафат булулары турында ишетә һәм авылга кереп тә тормыйча кире китә. Яңадан туган авылына ул 1947 елда гына кайта. Ике елдан дус егетенең сеңлесе, ягъни безнең әнигә өйләнә, – дип сөйләде Наҗия ханым.

Тик Габдулла абый озын гомерле булмый. Аның вафатына да 33 ел үтеп киткән инде.

– Җиңел тормыш кичерделәр, дип әйтә алмыйм. Алты бала белән йорт салып чыктылар. Җиде ел әҗәт түләделәр. Казанга барып, эремчек, каймак сатып акча эшли иде әни. Авылда яшәсәк тә андый әйберләр безгә бик эләкмәде инде, – дип искә ала Наҗия апа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Олыгайган инде, бирешкән Кәримә апа. Башта аны авылга кайтып Кукмарадагы кызы Раушания тәрбияләгән. Тик аның үзенең дә аяклары авырта, ире дә авыру. Шуңа әнисен Арча станциясендә яшәүче Наҗия апа үз янына алган.

– Авылны бик сагына. Өч конфет бирсәң, икесен авылга алып кайтам, дип җыеп куя, – ди Наҗия ханым.

Бөтен гомере шунда үткән бит. Габдулласы авылда күмелгән. Балалары. Үзе монда булса да, күңеле белән авылда шул инде аның.

Гөлсинә Зәкиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X