Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авыручылар саны меңәрләп арта

    Коронавирусның көннән-көнгә геометрик үсеш алачагын фаразлаганнар иде.

    Русиядә тәүлек эчендә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны 1000 кешедән артып киткән, барлыгы-7497. Тәүлек эчендә Русиядә коронавирус йоктыруның 1154 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Тәүлек эчендә ачыкланган иң күп очрак 697-Мәскәүдә.

    Ил буенча зарарланган кешеләрнең гомуми саны -7497 кеше. Вирус йоктыручылар арасында 494 кеше савыккан, 58 кеше үлүчеләр исемлегендә (соңгы тәүлек эчендә 4 кеше). 7 апрельгә 795 меңнән артык тест үткәрелгән.

     Русиядәге 85 төбәкнең 81 яңа вирусны теркәделәр. Кыскача әйткәндә, вирус үтеп кермәгән бары 4 төбәк калды.

    7 апрельгә Башкортстанда коронавируслы 12 кеше ачыкланган. 9600 тест үткәрелде. 106 кеше шик астында.

    Реклама

    Автор : Фаткуллин Рәдиф

    Чыганак: Башинформ

    Фото: pixabay.com

    https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Aviruchilar-sani-me-rl-p-arta-206652/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: