Аз булса да – витаминлы!
2010 елгы корылык безне саламны да яндырмаска өйрәтте. Ул елны аны да читтән ташырга туры килгән иде.
Һава торышы буенча бик күңелгә ятышлы фаразлар юк. Яңгырлар турында әйтүем. Әле бездә ярыйсы, соңгы яңгырлар бераз булса да явып китте. Республикада яздан бирле яңгыр күрмәгән районнар бар.
Терлеге булган кеше бүген азык әзерләү турында уйлый. Ярый әле узган ел бик уңай килеп, запаска да калырлык итеп азык әзерли алдылар.
– Хәзер күпьеллык үләннәрнең беренче катын урып, җыйнап алырга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Күпме көтсәң дә артыгын үсмәячәк инде алар. Ә менә икенче кат уңышка яңгырлар булыр, дигән өмет бар.
Белгеч бар әйбер кыйммәтләнә барган шартларда сөтнең үзкыйммәтен киметү турында уйларга киңәш итә. ““Күлтәс” хуҗалыгында Радик Зарипов дигән ветеринария табибы эшләде, – ди ул. – Нинди генә дару үләннәре җыймадылар ул вакытта. Шуларны күләгәдә киптереп үзе төнәтмәләр ясый иде, дару да сатып алмадылар, үлем дә булмады”.
Татарстан Республи-касының атказанган ветеринария табибы Мөхәммәт Шәрәфиевкә: “Мин тавыкларга кышка җитәрлек кычыткан, кәҗә үләне көлтәләре әзерләп куям”, – дигән идем. “Кычытканда каротин юк, аның каравы, аксым күп, – диде ул. – Ә кәҗә үләне, тукранбаш, люцернада каротин, фосфор, кальций һ.б. матдәләр күп. Кычыткан белән бирсәң, тавыклар йомырканы коя инде!” Нәкъ шулай, тавык-лар кыш, яз буе йомырканы койды, җәйгә чыккач та туктарга исәпләре юк, чөнки витаминнар – муеннан!
Быел күпьеллык үләннәрнең күләме кимрәк булса да, сыйфатлы итеп азык әзерләү мөмкинлеге бар. “Тукай” ширкәтендә 342 тонна сенаж салдылар инде. “Бездә дүрт елдан артык булган күпьеллык үләннәр юк, – ди хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. – Һәр елны 150 гектар чәчеп яңартып барабыз”.
– Сенаж салганда массаның дымлылыгы 55–58 проценттан артык та, ким дә булырга тиеш түгел, – дип искә төшерә Роберт Хәйретдинов. – Дымлылык кимрәк булса массаны таптатып булмый, ә артык булса сыйфат югала. Траншеяларның ян-якларына да пленка салырга, массага тузан, пычрак эләкмәсен өчен салам түшәргә кирәк.
“Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләре дә сенаж сала башладылар.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов катнашында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерделәр. “Барлык хуҗалыклар да булган техниканы басуга чыгарып тезеп куюны оештырды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – Әзерлек начар түгел”.
Соңгы вакытта “Төрнәле–Пошалым” ширкә-тендә дә уңай якка үзгәрешләр бар. Башка елларда чәчелгән басуларны табу кыен булса, быел чәчелмәгән басуларны табу кыен, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев