erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Азык-төлеккә бәяләр ни хәлдә?

Район башлыгы Илшат Нуриев кибетләрдә булып, киштәләрдәге азык-төлек бәяләре белән кызыксынды, кибетчеләр фикерен сорашты, сатып алучылар белән аралашты.


– Кибетләрдә бәяләрне бик нык күтәрәләр, дип зарлана халык. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? – дип сорады ул Мелиоратор бистәсендәге “Пятерочка” кибете директоры Гөлнара Коноваловадан.
– Алай бәяләр бик нык күтәрелде, дип әйтмәс идем. Бездә һәрвакыт ташламалар булып тора. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Алар көнен белә. Карабодай ярмасы элек тә категориясеннән чыгып төрле бәядә тора иде. Арзаны кайтуга алып бетерәләр, – диде директор.
Йомырка бәясе 10 процентка төшкән. Категориясенә карап бер дистәсе 55 сумнан 69 сумга кадәр. Өч дистә итеп алсаң, тагын да арзангарак чыга. Ипи, батонның да ниндие генә юк. “Көн дә иртүк свежий икмәк килә”, – диде кибет директоры. Сатып алучылар да кирәкле товарлар юклыктан да, бәяләрнең күтәрелүеннән дә зарланмадылар.  Ә кибеттә, чыннан да, алыйм, дисәң, ни генә юк. Киштәләр сыгылып тора. 
Әгъләм Локмановның “Западный” шәхси кибетенә юл алдык. Монда да кибет киштәләренә чебен борынын төртерлек тә урын юк. Иң беренче булып халык котырып алып, үзе үк бәясен күккә чөйгән карабодай ярмасының бәясенә күз төшердек.Килосы 74 һәм 87 сум. Категорясенә, ягъни сыйфатына карап. 
– Тәэмин итүчеләр килограммын 70 сумнан бирә. Кибет киштәсенә менгәнче аның башка чыгымнары да бик күп, – дип аңлатты Ә. Локманов.
Бу айда “халык герое”на әверелгән лимон гына үз бәясен “белә” – 496 сум тора. Ярар инде, ипи урынына лимон ашап тормыйбыз. Аның каравы, җаның ни тели, шул бар. Кесәдә акча гына булсын.
Кибеттән чыгып барышлый ишек тоткаларына игътибар иттек. Марля белән чолгап куйганнар. “Марляны башта составына хлор кергән катнашма белән юам, аннан антисептик сиптерәм. Көнгә 5-6 тапкыр шулай эшлим, – диде техник хезмәткәр”.
“Западный” бистәсендәге “Тайд–Фойл” кибетендә дә продуктлар киштәләргә дыңгычлап тутырылган. Яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, кулинария ризыклары, ит продуктлары – бар да бар. Бәяләр ул кадәр арткан, дип әйтмәс идек.
– Сатып алучылар саны кимемәде, киресенчә, артты, дияргә дә була. Дөрес, йөрүчеләр азаю сәбәпле, үзәктәге кибеттә сату бераз төште, әмма ул бу кибеткә кагылмый, – диде “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров.
Район башлыгы 29 номерлы үзәк даруханәгә дә сугылды. Дарулар, битлекләр белән тәэмин итүнең торышы белән кызыксынды. “Билекләр 2000 данә кайткан иде. Аны үзебезнең 4 даруханәгә бүлдек. Ике көн эчендә сатылып бетте. 8 сум 90 тиеннән, – диделәр аңлаттылар безгә. – Ә даруларга килгәндә, барлык кирәкле препаратлар да бар һәм җитәрлек”.
Районда коронавирус инфекциясе таралуны контрольдә тоту һәм аны профилактикалау чараларын тормышка ашыру буенча район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге Оператив штаб карары нигезендә атна саен көндәлек кирәкле продуктларга, балалар товарларына бәяләр дәрәҗәсе, дарулар, дезинфекция һәм саклану чараларының сатуда булуын тикшереп торалар. Нигезсез бәяләр күтәрелгән очраклар булса, өйрәнәләр һәм  бу турыда чара күрү өчен Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәткә хәбәр итәләр. Бүгенге көндә Арча районы ваклап сату кибетләрендәге бәяләр уртача республика дәрәҗәсендә.
Гөлсинә Зәкиева 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре айдадомой

2
X