erid:2VtzquqpS7d
Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән
Арча яңалыклары

Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән

Арча районында бәйрәм туризмы нәтиҗәләре: кунакчыллык һәм милли традицияләр туристларны җәлеп итә

Яңа ел бәйрәмнәре Арча районында туристлар агымы белән узды. Бәйрәм көннәрендә районга 5 меңнән артык кунак килде. Алар арасында Италия, Мексика һәм Африка илләреннән килгән чит ил туристлары да бар.

🌲 Габдулла Тукай музеен 2300ләп кеше тамаша кылды, ә Кыш Бабай резиденциясе 3200дән артык кунакны кабул итте.

Шулай ук глэмпинглар һәм ял базалары да зур кызыксыну уятты — анда якынча 250 кеше ял итте.

Әлеге күрсәткечләр Арча районының туристик юнәлеш буларак популярлыгын тагын бер кат раслый һәм кунакларның безнең милли традицияләргә, мәдәнияткә булган кызыксынуын күрсәтә.

Чыганак: https://vk.com/arskyirayon.tatarstan?w=wall-192459322_6651


Нет комментариев