erid:2VtzquqpS7d
Бакчасы да бик матур
Арча яңалыклары

Бакчасы да бик матур

Арчаның Шәрык мәчете бакчасында розалар быел икенче тапкыр чәчәк атты.

“Мәчетнең эче дә, тышы да матур булырга тиеш”, – ди шәһәрнең көнчыгыш территория идарәсе рәисе Ринат Сафин. Ул үзе дә әлеге розаларны даими тәрбияләп тора, янәшәдәге йортта яшәүче Фәния апа да бик булыша, ди.

Әлеге бакча алмагачлар чәчәк атканда да шау чәчәккә күмелә.


Нет комментариев