erid:2VtzquqpS7d
Бакчада куян эзлиләр
Арча яңалыклары

Бакчада куян эзлиләр

Ашытбаш авылында яшәүче Сөләйман Галиуллин бик борчылып шалтыратты: “Безнең бәрәңге бакчасында мылтык тоткан кешеләр куян эзләп йөриләр. Машиналарын бакча башына куйганнар, эшләре дә бар. Ник болай мыскыл итәләр, шәхси җиргә керергә ни хаклары бар? Бу беренче генә очрак түгел инде”.

Закон буенча торак пунктларда чехолдан алынган мылтык белән йөрү тыела. Алай гына түгел – торак пунктлардан 200 метр ераклыкта мылтык белән йөрү тыела! Аучылар рөхсәт кәгазьләре алганда бу турыда кисәтелә һәм журналга кул куялар.

Ашытбаштагы “аучылар” турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттек, алар бу мәсьәләне контрольгә алырлар.

Мондый хәлләр килеп чыга калганда участок инспекторына хәбәр  итегез!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев