erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчаларда дежур төркемнәр

Районда 55 балалар бакчасы бар. Шуның 2се ремонтка ябык. 53 бакчаның ишеге һәркөн ачык

Бу турыда безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров хәбәр итте.

– Үзизоляция чорында хөкүмәтебез тарафыннан бакчаларга эшләргә рөхсәт, – дип сөйләде ул. – Әмма өйдә балалар янында әти-әни, әби-бабай яки караучы булганда, баланы бакчага илтергә рөхсәт юк, сакланырга кирәк. Ә инде хөкүмәтебез эшләргә рөхсәт биргән оешмаларда хезмәт итүчеләрнең балалары өйдә караучы булмаган очракта бакчаларга йөри. Районда андый гаиләләр өчен бакчаларда дежур төркемнәр оештырылды. Өйдә утырган балалар белән онлайн-тәрбия алып барырга була. Бу турыда тәрбиячеләргә әйтелде.

Районда балалар бакчаларында барысы 2438 бала тәрбияләнә. Бүгенге махсус режим вакытында бакчаларга 23 бала йөри.

Районда Арчаның 1нче, 9нчы балалар бакчаларында, Апаз, Шекә, Мөрәле балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли.

– Безнең бакчага 7 бала йөри, – дип сөйләде Апаз балалар бакчасы мөдире Фирая Сибагатуллина. – Ә болай бездә 26 бала тәрбияләнә. Медицина, мәгариф учреждениеләрендә, авыл хуҗалыгында, Казанга барып эшләүчеләрнең балалары алар. Әти-әниләрнең кулларында эшләргә рөхсәт ителгән оешмалар биргән белешмәләре бар. Балаларны бакчага бары тик рөхсәт белешмәсе нигезендә генә кабул итәбез. Менә 4 балалы ана баласын бакчага китерергә тели, әмма ул үзе өйдә. Олысы һөнәр көллиятендә укый. Баланың караучысы булгач, бакчага килергә әлегә рөхсәт юк.

– Аз бала белән эшләве ничек?

– Күп бала белән эшләргә гадәтләнгән без. Күңелсез... Ә барыбер дә тулы программа белән эшлибез. Әле менә өйдә утырганнар белән дә эшләп алдык. Юл куркынычсызлыгы инспекциясеннән Энҗе Мөхәммәтҗанова җибәргән видеоны гаиләләргә тараттык. Балалар юл кагыйдәләре турындагы кызыклы видеоны караган вакытта әти-әниләре төшереп безгә җибәрде.

– Без һәркөн балалар кабул итәргә әзер, – ди Үрнәк балалар бакчасы мөдире Һиндия Шәяхмәтова. – Менә бүген дә без эштә. Җыештырабыз, бакчада эшлибез. Онлайн-программаларны карыйбыз. Бакчада 45 бала исәпләнә. Әмма бүген бакчага йөрүче бала юк. Өйдә әти-әнисе, әби-бабасы, абый-апасы белән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 1нче балалар бакчасы мөдире Алсу Шакирова:

– Төрле көнне төрлечә, иң күбе 7 бала була, – диде. – Иртәнге сәгать 8нче яртыдан 7нче яртыга кадәр балалар белән булабыз. Тулы программа белән эшлибез.

– Аз бала белән эшләве рәхәтме?

– Безгә 152 бала йөри. Хәзер аңлый башладым, күп бала белән эшләве бөтенләй икенче икән. Бакча җанлы, шау итеп тора, нәтиҗәсе дә күзгә күренә. Медицина өлкәсендә, эчке эшләр бүлегендә, азык-төлек җитештерү һ.б эшләргә рөхсәте булган оешмаларда хезмәт итүчеләрнең балалары безгә килә. Бары тик белешмә нигезендә генә кабул итәбез.

Тәрбиячеләр дә: “Балаларсыз күңелсез, – диләр. – Тизрәк килсеннәр иде инде!”

Без әти-әниләр белән дә сөйләштек. Фикерләр төрле. Күпчелек: “Бакчалар, мәктәпләр эшли генә күрсен! Тәрбиячеләр, укытучылар исән-сау булсын!” – диләр. Без дә шул теләктә.

Румия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X