erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала бозлы суда батып үлгән

Балаларның каникуллары теләсә кайда хәвефле урыннарда йөрергә мөмкин дигән сүз түгел ул. Аларга күз-колак булыгыз, югыйсә, фаҗига менә генә...

Череповец шәһәрендә ун яшьлек малай елгадагы бозлы суда батып үлгән. Баланы коткаручылар судан тартып чыгарган, тик ярдәм итә алмаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәзер балалар каникулда. Аларның күпчелеге янында өлкәннәр юк, шуңа күрә коткаручылар өчен югары әзерлек чоры. Бу юлы да дүртенче сыйныфта укучы малай Ягорба елгасында су ала торган будка өстенә менә һәм егылып төшә. Аны дуслары тартып чыгармакчы була, таяклар сузып карыйлар, ләкин малай аңа ябыша алмый. Соңрак бу таякны коткаручылар табып ала.

Елга янында гына дача йортлары, юл бар. Балалар ярдәм сорап кычкыра. Якыннан узып баручы машина туктый, аны йөртүче коткаручыларга хәбәр итә.

Коткару хезмәте директоры сүзләренчә, баланы боз астыннан бик тиз тартып чыгаралар. «Аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырдык, алар реанимация ясап карады, тик ярдәм итә алмадылар», — дип сөйли ул.

Мәрхүм бала күпбалалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига вакытында аның анасы башка балалары белән өйдә булган. Мәктәп хезмәткәрләре гаилә яхшылар рәтендә булуын әйтә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр шаһитларны сораштыра, экспертизалар билгеләнгән.

Фото: tatar-inform

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Bala-bozli-suda-batip-lg-n-191373/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X