erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга пособиеләрне башкача исәпли башлаячаклар

Документ 2022 елда үз көченә керә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елдан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләү өчен мохтаҗлыкны башкачарак бәяли башларга ниятли. Бу хакта, Хөкүмәт карары проектына таянып, “Известия” яза.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баш бит  Хәбәр
Документ 2022 елда үз көченә керә.
Карар проекты нигезендә, төбәкләр хакимияте өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга, яшәү урыны буенча теркәлмәгән очракта да, пособие билгели алачак. Дәүләт ярдәме гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган уртача кереме төбәкнең яшәү минимумыннан артып китмәгән очракта бирелә.
Шул ук вакытта гаиләнең керемен исәпләүдә күчемсез милек, автомобиль яки башка мототранспорт сатып алуга дәүләт биргән субсидияләр, салым “вычет”лары, эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатында алынган субсидияләр, грантлар һ.б керми.
Проект нигезендә, гариза тапшыру вакытына йөклелек чоры 12 атнадан арткан аналар, керемгә ия булмасалар да, пособие алачак. Исегезгә төшерәбез: керемсезләр өчен әлегә “нульле керем” дигән кагыйдә гамәлдә булып килә. Аның буенча, бары тик нигезле сәбәпләр белән генә керемгә ия булмаганнар пособие алуга хокуклы. Йөклелекнең алты аенда керемле булып, шуннан соң керемсез калган хатын-кызлар да пособиегә дәгъва кыла алачак (хәзерге кагыйдәләр буенча пособие өчен мөрәҗәгать итүгә 4 ай кала керемнәр беткән очракта гына пособие түләү мәсьәләсе карала).
Пособиегә дәгъва итүче гаиләнең мөлкәти хәлен бәяләүгә кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Биредә фатир, торак йорт, бакча, җир кишәрлеге, гараж, машина, мотоцикл, трактор һәм көймә турында сүз бара. Яңа проект буенча, матди хәлне бәяләүдә гаиләнең кайбер байлыклары, әйтик, фатирның өчтән беренә һәм аннан да кимрәк өлешенә ия булу исәпкә кермәячәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X