erid:2VtzquqpS7d
Балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде
Арча яңалыклары

Балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде

Штрафлар арта

Бүген 2025 елның 29 декабрендәге Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керә. Әлеге 525-ФЗ номерлы закон Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.23 статьясына үзгәрешләр кертү турында.

Аерым алганда, балаларны йөртүгә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрне бозган өчен бүгенге көннән машина йөртүчегә биш мең сум (элек – өч мең сум), вазыйфаи затларга-илле мең сум (элек – егерме биш мең сум); юридик затларга – ике йөз мең сум (элек – йөз мең сум) административ штраф салыначак.

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлешендә каралган административ хокук бозуны эшләүче физик затлар, әгәр мондый хокук бозу җиңел такси белән пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында кылынган булса, вазифаи затлар буларак җаваплы.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев