erid:2VtzquqpS7d
"Балам-багалмам" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Арча яңалыклары

"Балам-багалмам" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган фотолар бәйгесе тәмамланды

Май уртасыннан башланып киткән "Балам-багалмам" бәйгесендә 20 катнашучы көч сынашты. Казан, Арча, Яңа Кенәр, Курса Разъезды, Наласа, Кәче, Яңа Кырлай, Апаз, Югары Әзәк, Хәсәншәех, Чөмә-Елгадан берсеннән-берсе матур фотолар алдык.

Шулай итеп, нәтиҗә ясар вакыт та килеп җитте.

1 урында Югары Әзәк авылыннан Дилюс һәм Раушания Шәрәфиевлар гаиләсе. Фотода алар балалары Илүс һәм Эльвина белән. 

2 урында Яңа Кенәр авылыннан Гүзәлия Гарифҗанова кызлары Азалия һәм Амалия белән. 

3 урында Апаз авылыннан Гөлниза Нуриева кызы Ясминә белән. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз, барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бүләкләү вакытын соңрак хәбәр итәчәкбез


Арча хәбәрләре

Нет комментариев