Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Балга җиләк-җимеш кушсаң, тәмле дә файдалырак та

    Балны үзен генә ашыйсыңмы, әллә берәр нәрсә кушасыңмы?

    Мин моны Кырымда күреп кайттым. Җиләк-җимеш кушылган балны сатып та алдым. Һәм үзем дә шулай эшли башладым.

    Узган ел сатучысы, дөресрәге сатып алучы бик мактагач, облепиха сатып алдым. "Песок белән болгатып, туңдыргычка куям, ач карынга иртән ике чәй калагы кабабыз. Салкын тидерми", - дигән иде.

    Ә мин балга болгатып, туңдыргычка куйдым. Урын калмагач, верандага чыгардым. Чәй. эчэргэ тәмле дә, файдалы да. Хәзер облепихалы бал бетте. Аптырамыйбыз.

    Реклама

    Балга карлыган кушып куябыз. Туңдыргычта карлыган бар. 

    Җиләк-җимешне үзен генә ашый алмаганнарга бик шәп киңәш бу.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: