Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Барабан тавышы пионер булган вакытларга алып кайтты

    Пионерия гимны йөрәкләргә үтеп керде.

    Мәдәният бүлеге, мәдәният йорты, “Казан арты” тарих-этнография музее Пионерия көнен онлайн-режимда билгеләп үттеләр. Пионерия лидерлары белән очрашу музыкаль номерлар белән аралашып барды. Аны кенче мәктәп барабанчы кызлары башлап җибәрде. Барабан тавышы барабан кагып, быргы кычкыртып пионер сборына җыелган чорларны искә төшерде. Аннан хезмәт юларын пионервожатый булып башлаган, гомер буе балалар арасында кайнаган  Альмира Гатауллина, Валентина Гаранина белән очрашу булды. Алар үзләренең пионерлар белән эшләгән вакытларын искә төшерделәр, эшчәнлекләре белән уртаклаштылар. Пионерлар башкарган җырлар яңгырады, Пионерия гимны йөрәкләргә үтеп керде.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: