erid:2VtzquqpS7d
Барлыгы 48 204 кеше вакцинацияләнгән
Арча яңалыклары

Барлыгы 48 204 кеше вакцинацияләнгән

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган.

«29 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр авыручылар иң күп — 16 кеше.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте. 13 782 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 78е узган тәүлектә.

Барлыгы 48 204 кеше вакцинацияләнде (тәүлек эчендә үсеш 4 510), шулардан 9 242 кеше икенче доза алды.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/16-02-2021/tatarstanda-koronavirus-infektsiyasene-tagyn-65-ya-a-ochragy-achyklangan


Арча хәбәрләре

Нет комментариев