30 июньдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында терлекчелектә биш айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.
Биш айлык эшкә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов анализ ясады. Финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Илшат Шәрифуллин хуҗалыкларның финанс күрсәткечләрен анализлады. Механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров урып-җыю техникасының әзерлеге, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов ветеринария таләпләренең үтәлеше турында сөйләделәр.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекләрнең, беренче чиратта сыерларның баш санын саклап калу буенча эшне яхшыртуны таләп итте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев