erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башлангыч мәктәп укучылары өчен яңа меню булдырылды

Татарстанда башлангыч мәктәп укучылары өчен менюның дүрт яңа төре булдырылды

Татарстанда башлангыч мәктәп укучылары өчен яңа меню булдырылды. Хәзер балаларга тәкъдим ителгән ризык тагын да баланслырак булачак, аның төрләре дә артачак. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. 

«Ике атналык менюның ике төре булдырылды, алар Роспотребнадзор идарәсе белән килештерелде. Әлеге төп менюларга өстәмә рәвештә сезонлы менюларның тагын ике төре әзерләнде. Әйтик, помидор, кыярлар беткәч, аларны башка яшелчәләр алыштыра һ.б. Нәтиҗәдә, ризык тагын да баланслырак булачак, аның төрләре дә артачак. Менюда бездә булган барлык продуктлар да (бер үк төрләре генә түгел) кулланылачак», - дип искәртте ул.

Фомичева яңа менюның бөтен районнарга да җибәрелүен әйтте, ягъни алардан барлык мәктәп ашханәләре дә файдаланачак. Аның сүзләренчә, ризыкның әлеге җыелмасын I-VI сыйныфлар өчен генә түгел, порцияләрне арттырып, өлкән сыйныф укучылары өчен дә кулланырга мөмкин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менюның барлык дүрт төре буенча да экспертиза үткәрелгән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-09-2020/tatarstanda-bashlangych-m-kt-p-ukuchylary-chen-menyuny-d-rt-ya-a-t-re-buldyryldy-5767811

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X